Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

#Хәерле иртә, Татарстан!

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәр иртәсе диярлек шушы сүзләр белән башлана.

Бу юлы ул, һәрвакыттагыча, республика халкына хәерле иртә теләгәннән соң, татарстанлыларны #ДоброеУтроТатарстан фотоквестына кушылырга чакырды.
Фотоквестка старт бүген бирелде. Анда теркәлүчеләр яраткан республикаларына мәхәббәтләрен белдерергә тиеш булган биш иҗади бирем алачак. Фотосурәтләрне алар Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләренә куярга тиеш була. Квестта катнашучылар әлеге биремне иртәгәге көнгә кадәр үтәргә тиеш. Фотоквест нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр алачак. Чарага катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны инде биш меңгә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев