ИҢ ГҮЗӘЛЕ – АЙСЫЛУ
Районыбызда "Гүзәл туташ" конкурсы оештырылуы һәм аның авылларда үткән зона бәйгеләре турында газетабызның узган саннарында язган идек. Һәм менә 7 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә әлеге бәйгенең финал туры узды.
Элек-электән хатын-кыз, гаилә учагын гына түгел, гореф-гадәтләребезне, әхлакый кыйммәтләребезне саклаучы зат булып саналган. Борынгыдан килгән тормыш тәҗрибәсен югалтмыйча, халкыбызның тарихына кадер-хөрмәт күрсәтеп, алга карап яши бүгенге заман хатын-кызы. Әнә шул сыйфатларны тормыш өлгесе итеп санаган һәм үз төбәкләрендә чибәрлекләре белән генә түгел, уңган-булганлыклары белән дә танылган 9 кыз кабат көч сынашу өчен сәхнәгә күтәрелде ул көнне. (Дәвамын газетадан укый аласыз).
Алсу Галимуллина.
КФУ студенты.
Энҗе Нигъмәтҗанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев