Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиде ятлар да чит түгел

25 ноябрьдә һәркемнең йөрәгенә бик якын бәйрәм - Әниләр көнен билгеләп үттек.

Бу бәйрәм - әнкәйләргә хөрмәт күрсәтү һәм яратуларын белдерү көне генә түгел, аларның кеше һәм җәмгыять тормышында бик зур роль уйнавын тану да. Лесхоз мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасына килгән әниләрне тәбрикләү чыгышында, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та: "Бүген бирегә "Ана даны" медале белән бүләкләнгән, күп бала тәрбияләүче, опекунлыкка яки тәрбиягә балалар алган олы йөрәкле 200гә якын ана чакырылган. Моның артында күпме эш, тәрбия ята. Әни булу өстенә, эш урыннарында да урнәк хезмәт куясыз. Кайдадыр җыелган авырлык та ияреп кайта, ә сез сабырлык белән барысын да җиңәсез, шул ук вакытта балаларыгызга да авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәсез. Кыенлыкларны күбрәк кичергән саен, сез тагын да сабыр, тырыш, нурлырак күренәсез. Дөньяда нинди яхшылык бар, Ходай сезгә барысын да бирсен", - дип изге теләкләрен җиткерде.

Залда утырган ак яулыклы, ихлас, керсез күңелле, бала җанлы аналарга сокланып туй­­маслык. Аларның һәр­кайсы мактауга һәм кадер-хөрмәткә лаек. Ми­салга, Югары Шытсу авылыннан килгән Тәслимә Дәүләтшина да ире Нурмөхәммәт абый белән 11 бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көн­­дә 9ы исән-сау. Бала­ларының һәркайсы илгә-көнгә лаеклы кешеләр булып үскәннәр. "Хәзер инде оныклар шатлыгына куанабыз", - ди 23 оныкның, бер оныкчыкның дәү әнисе. Әниләр чыннан да тормышын башыннан алып ахырынача балаларына багышлаган бердәнбер кеше ул. Безгә ничә яшь булуына карамас­тан, нәкъ менә алар уңышларыбызга сөенә, күңелсезлекләргә көенә, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчыла. Районыбызның 421 күп балалы гаилә­сендә дә шундый шатлык­лар бүген.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев