Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җитди эшчәнлеккә чакыру

Өченчекөн Казанда "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XIX конференциясе булды.

Анда безнең районнан партиянең Саба җирле бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе урынбасары Расих Сабиров, башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов, партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Айдар Гәрәев, партия әгъзалары Айгөл Динмөхәммәтова, Рафаэль Рәфыйков, Фәнил Мәүлетов составындагы делегация катнашты. Конференциядә партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы һәм контроль-ревизия комиссиясенә составына үзгәрешләр кертү, "Бердәм Россия" партиясенең 26 майда Мәскәүдә узачак XIII съездына делегатлар сайлау мәсьәләсе каралды.

Иң элек Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, җыенның сыйфат ягыннан бөтенләй башка төрле яңа сәяси-иҗтимагый вәзгыятьтә узуын билгеләп үтте. "Чираттагы федераль сайлау циклы тәмамланды. Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы оешты һәм актив эшли. Яңа сайланган РФ Президенты В.Путин үз вазыйфаларын үтәргә кереште. Д.Медведев җитәкләгән Россия Хөкүмәте составын җитди яңарту көтә", - дип белдерде спикер. Татарстан "бердәмроссиялеләр"енең ил үсешенә, тотрыклылыкны ныгыту һәм гражданнар арасындагы тынычлыкны булдыруга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үтеп, ул партия активына, тарафдарларына һәм "Халык фронты" вәкилләренә җайга салынган уртак эшчәнлек, зур җаваплылык сораган сайлау кампанияләре өчен рәхмәт әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, партияне яңарту буенча өметләр "Бердәм Россия" партиясе съезды һәм аның лидерын алмаштыру белән бәйле. "26 майда Мәскәүдә узачак съезд илнең иҗтимагый-сәяси тормышында бик мөһим вакыйга булырга тиеш. Моннан тыш, корылтай кысаларында илдә сәяси системага кагылышлы реформа тирәсендә җитди дискуссия көтелә. Эшләнгән эшкә, тәнкыйть күзлегеннән чыгып, бәя биреләчәк, партияне үстерү һәм камилләштерү буенча адымнар каралачак, алдагы перспективага беренче чираттагы бурычлар билгеләнәчәк", - диде спикер.

Ф.Мөхәммәтшин үзгәреп торган сәяси вәзгыять шартларында, республика халкы мәнфәгатьләрен яклау өчен, Татарстан партия оешмасының бөтен потенциалын файдаланырга, бу нисбәттән партия әгъзаларын җитди эшчәнлеккә чакырды.

Мәскәүдә узачак съездга делегат итеп Саба җирле бүлекчәсеннән Расих Сабиров сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев