Күңелләрдә мәңге кал син, соңгы кыңгырау чыңы...
Соңгы кыңгырау-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе.
Соңгы кыңгырау бәйрәме... Кемнәрнең генә күңелендә ул матур хатирә булып сакланмый икән?! Бүген соңгы кыңгырау чыңы «Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»ндә дә 16 укучы өчен яңгырады.
“Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»ндә 138 укучы белем һәм тәрбия алды. Барлык укучылар да сыйныфтан-сыйныфка күчерелделәр. 9 сыйныфны - 9 кыз, 6 егет, 11 сыйныфны - 1 егет тәмамлады.
2025-2026 елгы уку елында уңышларыбыз да күп.Безнең укучыларыбыз спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, практик конференцияда зур уңышларга ирештеләр, урыннар яуладылар.
Бүгенге бәйрәм кичәсендә барлык укытучыларны,укучыларны, әти-әниләрне, ветеран укытучыларны “Соңгы кыңгырау” бәйрәм ебелән чын күңелдән тәбрик итәм. Аларга уңышлар, саулык- сәламәтлек, бәхет телим. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле сәгатьтә һәм ак юллар сезгә дип әйтәсем килә, -дип котлау сүзләрен җиткерде бүгенге көндә директор вазыйфаларын башкаручы Мәфрүзә Хәсәнова.
Шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга “Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе” методисты Алсу Әхәтова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, ООО "Саба" Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймарданов, Татарстан Республикасының Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзор бүлеге җитәкчесе Ландыш Хәбибуллина, Сатыш авылы мәчете имам- хатыйбы Алмаз хәзрәт Гәлимҗанов үз чыгышларында укучыларга изге теләкләрен белдереп, укуда, спортта, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр бирделәр.
Унберенчеләргә хәерле юл теләп, ихлас сүзләрен беренче укытучылары, ата-аналары, 1 сыйныф укучылары җиткерде. Мәктәпне тәмамлаучылар мөгаллимнәренә рәхмәтләрен җыр, шигырь, чәчкә гөлләмәләре аша белдерде. Вальс бию традициясе дә бәйрәмгә бизәк өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев