Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кышкы яллар бигрәк күңелле

Кышкы каникуллар белән башланып киткән Яңа елның беренче ун­­көнлегендә мөһим мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә, балаларның ялын тулы кыйммәтле һәм эч­тәлекле итеп оештыру.

Бу максаттан ел саен Татарстан Министрлар Кабинетының махсус карары да кабул ителә. Каникуллар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Рес­публикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, Республика Яңа­ ел чыршысы белән башланып китә.

2011-2012 уку елында "Татнефть-арена" боз сарае Татарстанның Яңа ел чыршысы бәйрәменә 7,5 меңләп тамашачыны җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республиканың төп чыршы бәйрәмен тамаша кылырга 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр килгән иде. Бәйрәм тантанасында безнең районның да 23 урта мәктәбеннән һәм агрокөллияттән барлыгы 32 бала катнашты (рәсемдә). "Минута славы" тапшыруына охшатып сәхнәләштерелгән тамаша узып баручы Габдулла Тукай елына багышланды. Сценарийның төп каһарманнары - Шүрәле, Су анасы, Алтынчәч жюри хөкемдарлары сыйфатында зал үзәгендә утырды. Тамаша биюләр, спортчылар чыгышла­ры, балаларның ярат­кан мульт­фильм каһар­маннары һәм башкалар чыгышы белән үрелеп барды. Барлыгы 650дән артык артист үз сәләтен күрсәтте. Тамаша барышында олимпия чемпионы Алексей Немовның спорт гимнастикасы буенча шоу номеры таң калдырды. Бәйрәм Россия эстрадасы йолдызы Нюша чыгышы белән тәмамланды.

Балаларның сәламәт­леген ныгыту, вакытларын күңелле үткәрүгә юнәлдерелгән кышкы каникуллар дәвам итә. Әйтик, 4 гыйнвардан Эзмә, Иштуган, Т.Шытсу, Мичән, Саба гимназиясе, кадет мәктәбе, Сатыш, Тимершык, Шәмәрдән лицее, Шекше, Юлбат, Арташ, Сабабаш, Кызыл Мишә мәктәпләре каршында лагерьлар эшли башлады. (Язманың дәвамы "Саба таңнары"нда).

Э.Нигъмәтҗанова фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев