Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәндәр оныклары

Танылган театр артистыбыз Шәүкәт абыйны алыштырырлык шәхесләр юк.

Шулай да дүшәмбе көнне Балалар иҗат үзәгендә узган балалар театр сәнгате коллективлары чыгышын караганнан соң, аның сәхнә әсәрләре аша яшь буынның күңеленә театр сәнгатенең бизәкләре салынган икән, дигән фикер уянды.

Саба муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учрежденисе игълан иткән Шәүкәт Биктимеров исемендәге I балалар театр сәнгате конкурсына республиканың төрле районнарыннан укучылар килгән иде. Чараны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев ачып, кечкенә артистларга уңышлар теләде. Конкурска Татарстан республикасы районнары мәктәпләреннән 35 эш тәкъдим ителгән. Алар арасында Чис­тай, Мөслим, Спас, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Лаеш, Биектау, Әтнә һәм башка район мәктәбенең сәнгать коллективлары бар.

Йомгаклау этабында барлыгы 9 коллектив чыгыш ясады. 1-4 сыйныфлар арасында Тимершык мәктәбеннән "Театр студиясе" коллективы - II урында, 5-7 сыйныфлар арасында Лесхоздан "Яшьлек" (рәсемдә) һәм Биектаудан "Тулпар" коллективлары - I, Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее коллективлары - III урынга чыкты. 8-11 сыйныфлар арасында I урында - Әтнә, II - Балык Бистәсе һәм Явлаштау мәктәбе коллективлары. Гран-при иясе - Тимершык урта мәктәбенең "Өмет йолдызы" коллективы.

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев