Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация якташыбыз Шәүкәт Биктимеровның каберенә чәчәкләр салды [+фоторепортаж]

28 майда Камал театрының күренек­ле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге, ТРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, якташыбыз Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровның вафатына ике ел булды.

Бу көнне район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация баш­калабызның Яңа татар бистәсе зиратында якташыбызның кабе­ренә чәчәкләр салды, Коръән сүрәләре укып догалар кылынды. Кабер ташы шушы елның 23 маенда куелган иде. Авторы - Казан скульпторы Дмитрий Кузнецов. Сабалылар белән бергә искә алырга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары һәм хезмәттәшләре дә килгән. Алар арасында Татарстан Республикасы Президентының мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова, Камал театры директоры Илфир Якупов, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Наил Дунаев та бар.

- Шәүкәт абый авылыбызның гына түгел, Россиядәге бар татарның горурлыгы. Гади авыл баласының фәкать үз тырышлыгы белән югары үрләр яулавы белән горурланабыз. Авылыбыз белән сагынып искә алабыз, - дип хәтерен яңартты Миңгәр авылы имамы Рифкать Ногманов.

Яңа татар бистәсе зиратында олпат язучыларның, сәнгать әһелләренең каберләрен күргәч, күңелне татар рухы биләп ала. Зур капкадан керүгә дә Туфан Миңнуллин, Сара Садыйкова, Хәсән Туфан каберләре каршылый. Танылган шәхесләрнең кабер ташындагы карашлары белән очрашкач, иҗатлары белән кызыксынып үскәнгәме, аларның бу дөньяда юклыгына ышануы да кыен. Синең каршыңа килеп басарлар да әйтелми калган, үзләре белән алып киткән тирән фикерләрен, төпле киңәшләрен җиткерерләр кебек.

Шәүкәт абыйның да кабер ташы үзе кебек якты, әллә кайдан үзенә җәлеп итә тора, таш мәрмәрдән эшләнсә дә, нурлы, җылылык бөркелә. Татар театры тарихында алтын хәрефләр белән язылырлык, халык хәтерендә мәңге сакланырлык олпат артистлар бик күп. Әмма Шәүкәт ага алар арасында үзенә күрә бер олы, мактаулы урын алып яшәде. Вафатыннан соң да гадилеген, чын сәхнә остасы булуын сагынып сөйли иҗатташ дуслары.

- Безнең театрда бик матур традиция яшәп килә. Елга ике тапкыр зиратка килеп каберләрне чистартабыз, Коръән аятьләре укып китәбез. Шәүкәт абый халыкның газиз улы иде. Ул шулай булып хәтердә сакланыр да. Татар милләте яши икән, аның каберенә беркайчан да юл өзелмәс, - ди Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов якташыбыз хакында сагынулы, җылы хисләрен җиткерде. Камаллыларга районыбыз мәдәният йорты аның исемен йөртүен, туган авылында хәтер-музей оештырылачагын әйтеп узды. Якташыбызны хөрмәтләп, искә алып яшәүләренә рәхмәтен белдерде. Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сәхиб­җамал Гыйззәтуллина-Волжская, Марсель Сәлимҗанов, Хәйдәр Бигичев һәм тагын бик күп танылган шәхесләребез җирләнгән татар зиратына мәктәп укучыларын да экскурсиягә алып килүне оештыру мөһимлеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев