Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россиянең ит тармагы, нигездә, кош ите җитештерү хисабына үсә

Россиянең ит тармагы, нигездә, кош ите җитештерү хисабына үсә. Тулаем алганда, ит җитештерү күләме арта, әмма үсеш тизлеге кими.

2015 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча, барлык төр хуҗалыкларда 517 мең тонна сыер ите (2014 елның шул чорына караганда 4,9 процентка кимрәк), 879 мең тонна дуңгыз ите (+2 процент) һәм 1,43 млн тонна кош ите (+4,8 процент) җитештерелгән. Агымдагы елның беренче кварталына карата артым (1 процентка) бары кош ите секторында гына күзәтелгән, шул ук вакытта сыер ите җитештерү 8, ә дуңгыз ите 0,6 процентка кимегән.
Бу күрсәткечләр, 2013 яки 2014 еллар белән чагыштырган вакытта, - шактый түбән. Китерелгән саннардан күренгәнчә, ит тармагының хәзерге вакытта кими баручы базар һәм халык табышларын чикләү шартларында эшли, шуңа да җитештерү куәтләрен киметергә мәҗбүр.
Шуңа да карамастан, Россия икътисады кире үз хәленә кайтуга, халыкның табышы һәм аның сатып алу мөмкинлеге үсүгә карап, ит җитештерү дә артачак, дип хәбәр итә ИКАРга сылтама белән "Спеццентручет в АПК" ФДБУ.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев