Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба үзәк китапханәчеләре "Наркотикларсыз тормыш" акциясе үткәрде

' 20 майдан 26 июньгә кадәр республикабызның һәр төбәгендә "Наркотиксыз тормыш" акциясе бара. Әлеге акция кысаларында кешелек дөньясы каршында торган иң куркыныч афәт - наркотикларга каршы көрәшкә багышланган күп төрле чаралар узды. Шундый чараларның берсен - 19 июнь көнне Әбрар Кәримуллиин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Китапханә директоры Гөлсем...

'

20 майдан 26 июньгә кадәр республикабызның һәр төбәгендә "Наркотиксыз тормыш" акциясе бара. Әлеге акция кысаларында кешелек дөньясы каршында торган иң куркыныч афәт - наркотикларга каршы көрәшкә багышланган күп төрле чаралар узды. Шундый чараларның берсен - 19 июнь көнне Әбрар Кәримуллиин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Китапханә директоры Гөлсем Батырханова әйтүенчә, әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат тупланган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда мөһим роль уйный. Әлеге чарада Саба гимназиясе, Юлбат, Явлаштау, Мичән, Иштуган мәктәбе лагерьларына йөрү­че укучылар катнашты. Чара барышында балалардан наркотик турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булулары белән кызыксындым. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә җавап бирергә ашыктылар. "Наркотик ул - акылыңны бетерә, башыңны эшләт­ми", "ул кешенең психикасын боза, наркотикны бер тапкыр татып караган кеше аннан башкача аерыла алмый", "наркотик - агу, ул зурларга да, балаларга да ярамый". Түбән сыйныф укучылары булуга карамастан, балаларда наркомания хакында мәгълүмат җитәрлек, алар бу хакта күбесенчә телевизордан карап хәбәрдар булуларын җиткерделәр. "Мин берни дә белмим"-дип баш кагучылар да очрады. Бу очракта бәлки берни белмәүләре дә хәерлерәктер. Әлеге чарада моңа кадәр нарко­тикның ни икәнлеген бел­мәүче балалар да кискен нәфрәтле мәгълүматлы бул­гандыр. "Олимп" спорт мәктәбе методисты Регина Леонтьева сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап балаларны күңелле физзарядкага чакырды. Саба үзәк хастаханәсе педиатры Айзирәк Әскәрова наркотикның кеше сәла­мәтлегенә тискәре йогын­тысы хакында сөйләде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү өлкән инспекторы Алина Романова укучыларның җәйге ялларының күңелле һәм файдалы үтүен теләде. Юлбат мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Мансурова 10 сый­ныф укучылары катна­шын­дагы тормыш чын­­­бар­лы­гына корылган те­атральләштерелгән күре­неш һәркем өчен тәэсирле булды. Ул балаларны бары тик матур хыяллар, якты уйлар белән яшәргә чакырды. Һәрбер чыгышта саулык -зур байлык, сәламәтлек нигезе - спорт икәнлеге, наркотикның сатып алынган үлем булуына кат-кат басым ясалды. Балалар бигрәк тә китапханәче апалары бергәләп оештырылган хәрәкәтле уеннарны яраттылар. Наркомания темасына плакатлар әзерләгән балаларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Са­ба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Зарипов бүләкләде. Наркотикларга каршы көрәш көне балалар күңелендә һәрвакыт бәхетле бала­чак­ның бер көне булып истә калса иде.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев