Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республика районнарында явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 19-24, Казанда 22 градус чамасы җылылык булачак. Иң салкыны төньяк районнарда булачак. Аларда һава температурасы 22 градустан да югары күтәрелми. Көньяк-көнчыгышта җылырак - 21-24градус.
Саба районында 30 сентябрь көнне кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Һава температурасы 10 -11 градус җылы булачак.


Нет комментариев