Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үсеш фаразлары билгеләнде

Район Советы утырышы

15 ноябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов алып барды. Депутатлар каравына түбәндәге көн тәртипләре кертелде:

1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының 2011 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы турында;

2. Эшчәнлекнең аерым төрләреннән алдан фаразланган керемгә бердәй салым системасы турында.

3. 2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше хакында;

4. Беренче укылышта 2012 елга һәм 2013-2014 елларның план чорына Саба муниципаль районы бюджеты хакында;

5. "2011-2015 елларга Саба муниципаль районының "Уңайлы мохит" ("Доступная среда") максатчан Программасын раслау турында;;

6. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турында;

7. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты белән килешү нигезендә муниципаль унитар предприятиеләр һәм муниципаль учреждениеләрнең милке булган мөлкәтне сату һәм тартып алу буенча карар кабул итү тәртибе турында;

8. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы файдасына җәмәгать сервитутларын туктату һәм урнаштыру тәртибе раслау турында;

9. 2012 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы муниципаль милке булган милекне хосусыйлаштыру планы хакында.

Беренче һәм икенче көн тәртипләре буенча сүз Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Котдусовка бирелде. Аның чыгышында бәян ителгәнчә, 2012 елда районның социаль-икътисадый үсеше фаразы нигезенә түбәндәге параметрлар салынган: куллану бәяләре индексы елга уртача - 106 процент. Газга бәяләр 2012 елның 1 июленнән 15 процентка, электр энергиясенә 111-113 процентка, шул исәптән халыкка 106 процентка артачак. Сәнәгать предприятиеләре буенча физик күләм индексы 102,2 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.

Чираттагы көн тәртибе буенча депутатлар финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Сөнгатов чыгышын тыңладылар. Докладчы башта 2011 елга район бюджетының 9 айда үтәлеше белән таныштырды. 2012 елга бюджет проектында керемнәрнең гомуми күләме 577 миллион 742 мең сум, шулай ук чыгымнарның да шул ук күләмдә фаразлануы әйтелде. Депутатлар 2012 елга һәм 2013-2014 елның план чорына район бюджеты проектын беренче укылышта расладылар. Алдагы көн тәртипләре буенча сүз социаль яклау идарәсе начальнигы М.Хуҗинга, Саба муниципаль районы Советының юридик бүлек начальнигы А.Миңнекәевка, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре рәисе М.Галиуллинга бирелде.

Депутатлар утырышта каралган көн тәртипләре буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев