Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Табигать кочагында

"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенең "Арташ" бүлекчәсендә 397 сыер, 130 тана җәйге айларны лагерьларда уздыра.

Язлы Арташ авылы янындагы җәйләүгә өч-дүрт айдан бозаулый торган 380-420 килограмм авырлыктагы таналар урнаштырылган. "Продукцияне арттыруда шушы "яшь сөтбикәләргә" өметләнәбез,- дип башлады сүзен хуҗалык җитәкчесе Ирек Әхмәтшин. -"Арташ" бүлекчәсендә савымчыларга сүз әйтерлек түгел, берсен-берсе уздырып эшлиләр. Сыерларның продуктлылыгын уртача 21әр килограммнан киметмәс өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Олы Нырты фермасында мондый күрсәткечкә ирешә алган юк әле. Эш шартлары, терлек азыгы бер үк булса да, эш күрсәткечләренең төрле булуы, әлбәттә инде, кеше факторыннан тора,"- ди ул.

Ике Басу Арташ җәйләвендә сыерларның көндезге "ашка" кайткан вакытларына туры килдек. Биредә барысы да малларга уңайлы итеп оештырылган. Сыерлар көтүдән азык утарына кайталар. Монда мексер белән туратылган сенаж ашыйлар, су эчәләр. Аннан саву бүлегенә кертеләләр (көндез савылмый) һәм эшләре беткәч, икенче яктагы кардага чыгарылып ял итеп алгач, яңадан көтүгә китәләр. Сыерлар Фәндүс Кәримов һәм Радик Гарипов җитәкчелегендәге (алты көтүче) ике көтүдә йөртелә.

-Сыерларны җәйге чорда лагерьларда асрау бик әйбәт. Беренчедән, тораклар җилләтелә, яхшылап дезинфекцияләнә, ремонтлана. Алдагы ике елда җәйләүгә чыгаруны оештырып бетерә алмаган идек. Быел бөтен көчне куйгач, тиз арада күп эшләр башкарылды,- ди технолог Данил Төхфәтуллин. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Рәсемдә технолог Данил Төхфәтуллинны көтүчеләр Рәлиф Кәримов, Рәмис Дәүләтов һәм Радик Гарипов белән күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев