Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төзүчеләр йорт яңарта

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (13.01.2012) белән расланган адреслы программа нигезендә быел безнең районда дүрт күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә.

Шуларның берсе - Шәмәрдәннең Тимерьюлчылар урамындагы 18нче йортны төзекләндерүгә тендер нигезендә җаваплылыгы чикләнгән "Монострой" җәмгыяте төзүчеләре алынды. Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу йортны ремонтлауга 5,265 миллион сум акча каралган. Иң зур чыгымнар сорый торганы, әлбәттә, 1029 квадрат метрлы түбәне калу белән ябу һәм 1282 квадрат метр мәйданда фасадны сайдинг белән тышлап алу. Ремонтның әлеге төрләре 22 фатирлы йорт өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Беренчедән, шифер түбәнең тузып, су үткәрә башлаганлыгы икенче катның гомуми файдаланудагы коридор түшәменә күз салгач ук сизелә. Икенчедән, 2000 елда тузган торакта яшәүчеләрне күчерү максатында салынган йортның, төзүчеләр теле белән әйткәндә, "фундаменты уйнаган". Икенче катта, мәсәлән, стенаның аерылуы Ә.Закирова фатирының йокы бүлмәсенә туры килгән. Түшәмнән алып идәнгә кадәр барлыкка килгән бармак сыярлык ярыкны төзелеш күбеге белән томаланганнар. "Җилле көннәрдә бу якта бигрәк тә салкын була",- диде Ә.Закирова. Дөрес, йортка куркыныч янамый, диләр төзүчеләр. Аерылган стенаны тарттыру һәм фасадны җылы тоту материаллары кулланып сайдинг белән тышлау хуҗабинәне борчыган проблеманы да хәл итәчәк икән.

"Төзүчеләребез капремонтка 15 февральдә кереште. Аңарчы төзү материаллары тупланды. Инде подвалда эш алып барылды. Түбәне алыштырырга керешмәкче идек тә, карлы көннәр китү сәбәпле кичектерергә туры килде. Шуңа да карамастан, барлык эшләрне дә график нигезендә 31 июльгә төгәлләргә планлаштырабыз",- ди "Монострой" җәмгыяте җитәкчесе Р.Тимергалиев.

Хәзер төзүчеләр фатирларда чуен су чыгару торбаларын полипропиленга алыштыру эшен алып баралар. "Бик җайлы эшлиләр, зур проблема тудырмыйлар. Без үзебез ремонтчылардан канәгать, бүтәннәр дә шундый фикердә дип беләм, торак милекчеләренә уңайлы булсынга тырышалар бит. Ватканда тузан чыкмыйча калмый инде. Сөрткәләп торабыз, сыйфатлы гына эшләсеннәр",- ди Әлфия.

Сыйфатка күзәтчелек итүдән тыш, торак милекчеләренең әле йортны алга таба ничек җылыту мәсьәләсен дә хәл итәселәре бар. Газ кермәгән әлеге йорт электр белән җылытыла. Торак милекчеләре әйтүенчә, ташламалар бетерелгәннән соң, электр энергиясе бик кыйммәткә төшә башлаган. Шуңа күрә газ ягуга күчәргә ниятлиләр. Моның ике варианты карала: үзәктән җылыту яки һәр фатирга газ мичләре кую. Кайсын да булса сайлау өчен торак милекчеләре җыелышында бертавыштан карар кабул ителүе шарт. Кемдер каршы чыга икән, мәсьәләне хәл итү сузылырга мөмкин. Бу очракта күпчелек уңай тавыш бирүгә карамастан, риза булмаучы якның мәнфәгате исәпкә алына. Торак милекчеләре ширкәте җәмгыяте идарәчесе А.Шәйхетдиновның әйтүенә караганда, районда 2008 елдан күпфатирлы йортларда алып барылган капиталь ремонт барышында мондый вәзгыять берничә тапкыр туган. Шәмәрдәндәге 18нче йортта да шундый хәл килеп чыкмасмы? Хәзер шушы йортны да үз эченә алган торак милекчеләре ширкәте рәисе А.Гәрәев әлеге мәсьәләне уңай хәл итү артыннан йөри икән. "Йорттагы бер буш фатир тимер юлныкы булып санала. Җитәкчеләренә хат юлладык. Фатирга газ керткән өчен түләргә гарантия биргән очракта, йортка шәхси ягу мичләре урнаштыруны планлаштырабыз. Шулай эшләү отышлырак булачак",- диде ул ныклы ышаныч белән. Капиталь ремонт башланудан файдаланып газ ягуга күчеп калу торак милекчеләренә күпкә арзангарак төшәчәк. Алда үткәреләчәк җыелышларда 18нче йортта яшәүчеләргә әнә шуны төшендерү бурыч итеп куела.

Ф.Мәүлетов.

Рәсемдә: И.Фәттахов һәм Р.Рәхимҗанов эш вакытында.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: kahremont