Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңышның нигезе – тырышлык

"Туган як" җәмгыятендә былтыр кукурузны 800 гектар мәйданда игеп, 2010 елгы корылыктан соңгы елда да, гектарыннан 420 центнер яшел масса алынды.

Силос запасы агымдагы кышлату чорына да җитәрлек булганлыктан, быел 434 гектарда гына чәчеләчәк. Хуҗалыкта әлеге азык культурасын игү белән 1980 елдан Мәгъсум Фәхретдинов шөгыльләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге киңәшчесе Васыйл Кәбиров аның турында: "Кукурузны Мәгъсум кебек тигез, туры итеп чәчә белүче механизаторлар районда берничә генә. Быел "Саба" җәмгыятенә кайткан яңа чәчү комплексын да, тәҗрибәле механизатор булганга күрә аңа бирдек, рәхәтләнеп эшләсен",- ди ул.

Баш белгечнең сүзен: "Игенчелектә уңышның ныклы нигезен салуда Мәгъсум абыйлар буынына таянабыз. Чәчү агрегаты җитәкчеләре Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Айтуган абый Хафизуллин, быел алтмыш яшен түгәрәкләсә дә, аны әле җирдән аерырыга теләмибез. Икенчесе - Фәрит абый Зиннәтов белән тугыз көндә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчеп чыктылар. Оет ягындагы басуларда "Саба" җәмгыяте механизаторлары һәм үзебезнең Николай Варламов үткәрде. Борчакның "Варис", арпаның "Тимерхан", солының "Конкур" дигән яңа сортларын да чәчтек",- дип "Туган як" җәмгыяте агрономы Рөстәм Ганиев дәвам итте.

Биредә без булган 14 май көнне урта мәктәп артындагы басуда азык катнашмасының да соңгы гектарлары үткәрелде. Чәчү вакытында бөртеклеләрнең һәр гектарына физик авырлыкта уртача 70 килограмм катлаулы ашлама кертелгән. Ул азык катнашмасына - 50, борчакка 150 килограммнан кулланылган. Хәзер төп игътибар чәчүлекләрне ашлауга, тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Өч чәчү агрегаты чәчүлекләрне аммиак селитрасы (һәр гектарга 1 центнер исәбеннән) белән тукландыралар. Басу өсте әле техника белән гөрләп тора. Фәргать Тимуршин, Расих Нотфуллин, Рамил Зиннәтов, Руслан Рабгетдинов төрле маркалы машина-трактор белән амбардан басуга ашлама, орлык чыгаралар. Баш агрономны аларның өзеклек тудырмый эшләүләре куандыра. Язгы чәчүгә җир әзерләгән механизаторлар Рафаэль Хәйбериев, Фидәел Зиннәтов, Зөлфәт Шәрифуллин, Мөдәррис Гарифуллин исем-фамилияләрен дә, сыйфатлы итеп башкардылар дип мактап алды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Н. Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев