Саба таңнары

Сабинский район

18+
Көн темасы

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе узды

Җиңү безнең кулда булачак!

   Сабаның урта мәктәбендә, укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан,  Украинада барган хәрби операцияда  катнашучы райондашларыбызга, хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыю буенча "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" акциясе узды. Мәктәп укытучылары, укучылар һәм ата-аналар бу акцияне күтәренке рух белән кабул иттеләр һәм зур теләк белән барлык кирәкле әйберләрне җыярга булыштылар. Шулай ук балалар СВОда  катнашучы ир-егетләребез өчен хатлар яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Алар сугышчыларга рәхмәт сүзләре һәм тизрәк өйләренә җиңү белән кайту теләкләре белән мөрәҗәгать иттеләр.  

    Безнең ярдәм һәм игътибар, беренче чиратта, әхлакый һәм сугышчан рухны сакларга ярдәм итәчәк. Җиңү безнең кулда булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев