Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз көчләренә таянып

6-7 февральдә отчет җыелышлары "Юлбат" җәмгыяте белән "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында узды.

Ике хуҗалыкта да тармак белгечләре үзләренең эшчәнлекләре һәм 2012 елдагы бурычларны аңлатып хисап тоттылар. "Юлбат"та авыл хуҗалыгы продукцияләре сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән - 48 миллион (үсеш 107 процент), "Мөхәммәтшин"да 42 миллионнан артык акча кереме (рентабельлелек+ 21,8 процент) алынган. Икесе дә елны табыш белән тәмамлаганнар. Зөфәр Зиннәтович үзенең чыгышында юлбатлыларның игенчелек продукцияләре сатудан 6 миллион 700 мең сум, үзләренең 2 миллион 600 мең сум гына акча кереме алуларын ассызыклап күрсәтеп, уйланырга мәҗбүр итте. "Юлбат"та барлык акча кеременең 81 проценты терлекчелектән алынган. Икшермәдә дә шул тирә. "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында хезмәткә түләү 29 процентка арткан. Ягъни 2010 елда уртача 8809 сум булса, былтыр 11370 сумга җиткән. Терлекчелек продукциясе сатудан кергән акча кеременең 20 проценты хезмәт хакына түләнә. "Юлбат"та хезмәт хакы 20 процентка арткан, уртача 9630 сум туры килә. Баш икътисадчы Гөлсинә Кәбирова чыгышында: "Ел башындагы бер терлеккә 34000 сумлык продукция сатуга ирешә алсак, уртача хезмәт хакын 10 мең сумнан арттырып булачак",- дип фаразланды. Хуҗалыкта агымдагы елга терлекчелек продукцияләре җитештерүне 10 процентка арттыру, сөтне 2438 тоннага, итне 180 тоннага җиткерү бурычы куелды.

"Мөхәммәтшин" хуҗалыгында да агымдагы елда бозауларның тәүлеклек үсешен кимендә уртача 800 грамга җиткерү, 100 сыердан 100 бозау алу, һәр сыердан 6000 килограмм сөт савып алу максат булып тора. "Хуҗалыкның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен без алга куйган бурычны үтәргә тиеш",-диләр ике хуҗалыкның да җитәкчеләре. Татар Икшермәсе сөтчелек комплексында сыерларны робот белән автомат саву станциясе урнаштыруга бәйле рәвештә 22 миллион 200 мең сумлык төзелеш эшләре алып барыла. Хуҗалыкта 2011 елда техник ресурсларны киңәйтү өчен 2 миллион 524 мең сумлык техника сатып алынган.

Отчет җыелышларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин ике хуҗалыкның да еллык эшчәнлегенә карата: "Үз көчегезгә таянып, хезмәтне барысын да исәпләп оештыра беләсез. Дәүләт ярдәме дә сезнең кебек эшли торган хуҗалыкларга гына бирелә",- дип игенчелек һәм терлекчелек тармакларында алып барыла торган эшләргә тукталды.

Һәр хуҗалыкта хезмәт алдынгыларын, юбилярларны тәбрикләү тиешле югарылыкта оештырылды. "Юлбат"та авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен Саба аграр көллияте сәнгать коллективының концерт программасы белән төгәлләнде.

Г.Галимуллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев