Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча масштаблы өйрәнүләр узачак

Команда-штаб өйрәнүләре 16-18 апрельдә өч этапта уза.

 Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләре узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Өйрәнүләр 16-18 апрель көннәрендә Россия Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегендә үтәчәк. Төбәкара хезмәттәшлеккә, шул исәптән язгы процессларга мониторинг үткәрүгә, табигый янгыннарны сүндерүгә, гадәттән тыш хәлләр чыкканда районнарга кешеләр һәм кирәкле чаралар китерү өчен авиациянең гамәли кулланылышына аерым игътибар биреләчәк», – дип ачыкладылар министрлыкта.

Өйрәнүләрнең төп максаты - белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерү, шулай ук гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетергәндә көч һәм чараларны куллануның нәтиҗәлелеген арттыру.

16 апрельдә 6.00 сәгатьтә старт алачак беренче этапта радио - һәм телеканаллар буенча гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка хәбәр итү оештырылачак.

Икенче этапта Казанның Салмачы һәм Вознесенское бистәләрендә шартлы рәвештә су баскан йортлардан кешеләрне эвакуацияләү эшен башкаралар. Сценарий буенча су басу зонасына 250 кеше яшәгән 86 йорт эләгәчәк.

Соңгы, өченче этапта, республиканың Лаеш районындагы торак пункттан ике километр ераклыкта 10 гектар мәйдандагы шартлы урман янгыннары белән көрәшәчәкләр. Өйрәнүләр сценарие буенча, вазгыять утның 357 кеше яшәгән торак пунктка күчү куркынычы белән катлаулана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184584/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X