Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Коточкыч саннар: быел өч ай эчендә районда җан башына 3,1 литр спиртлы эчемлек туры килгән

Гаиләдә һәркем баласын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә. Үзе эчкече булмаган ата-ана хәмерне табыннан ерак яшерә.

Хөкүмәт тә, җәмгыятьтә шул хакта кайгырта кебек.

Дөрес, әле былтыр гына футбол, хоккей матчлары вакытында аракы, сыра рекламалануын аңлавы бик кыен иде.Хәзер вәзгыять бераз үзгәрде. Сыра хәмергә тиңләнде, төнлә һәм иртәнге сәгать 10га кадәр спиртлы эчемлекләр сатылмый башлады. Әлеге чара барыннан да бигрәк яшьләрнең һәм яшүсмерләрнең социаль тормыш позициясенә җәлеп итү өчен кертелгән. Кичләрен урамнарда сыра чөмереп тотып йөрү еш кына күңелсез тәмамлана, фаҗигаләргә китерә. Яшьләрне ни белән булса да мавыктырырга кирәклеге бәхәссез. Районыбызда шушы юнәлештә мәктәп, педагоглар, социаль учреждениеләр, тренерлар эшли. Буш вакытны спорт залларында, үзешчән сәнгатьтә катнашып, файдалы шөгыльләргә тартылып та бик матур үткәрергә була икәнлеге аңлатыла. Районыбызда моңа ирешү максат итеп куелган һәм уңай мисаллар да бар. Спорт белән шөгыльләнүчеләр ерак шәһәрләргә ярышларга йөри, дөнья күрә, КВН командаларына тупланучылар буш вакытны файдалы үткәрүдән тыш, сәламәт яшәү рәвешен дә пропагандалый.

Аракы - яшүсмерләргә тыелган эчемлек, шул ук вакытта сәүдәгәрләр өчен табыш алу чыганагы. Районда хәзерге көндә алкоголь продукциясенең 80 проценты шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә сатыла. Аларда спиртлы эчемлекләр сату вакытының чикләнүе белән бәйле хөкүмәт карарларының ничек үтәлүен ачыклау максатында РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләре Данил Фәттахов һәм Руслан Закиров Шәмәрдәндә үткәргән рейдта катнаштык. Сатучылар "Үтермә, зинһар!" дип ялварган махмырдан интегүчеләр каршында да җебеп төшми, күп итеп алынган продукция янына бер шешә хәмер өстәгән сатып алучылар белән исәп-хисап ясаганда да онытылып китми хәзер. Унга якын кибеткә күзәтчелек итсәк тә, сыра, аракы күтәреп чыгучыларга юлыкмадык. Сатучылар шәхси эшмәкәрләрдән тиешле "Инструкцияне" алган, аларны авыр хәлгә куймыйлар, үзләренең дә штраф түлиселәр килеп тормый. "Безнең кибет, гомумән, иртәнге 10нан кичке 10га кадәр генә эшли,- диде "Арыш мае" кибете хуҗасы Гөлфия Хәлиуллина.- "Татспиртпром"да җитештерелгән аракы гына сатыла бездә. Ун туларга 5 минут кала сатуны туктатабыз. Алла сакласын. Сиксән мең штраф түли башласаң, кибетеңне сатарга гына кала. Яшүсмерләрнең рөхсәт ителгән сәгатьләрдә дә безгә сыра, аракы сорап кергәннәр юк".

Кеше күзеннән ерак авылларда сәгать 10 тулганчы спиртлы эчемлекләр сатмыйлармы икән дип Кырбашка да сугылган идек. Урамда очраган ир-атлар шактый кәефле күренде. Димәк, эчәргә иртә баштан табалар.

Гомумән, алкоголь продукция үтемле товар булып кала. Әйтик, быел өч айда районда җан башына 3,1 литр спритлы эчемлек туры килгән. Былтыр өч айда җан башына 3,8 литр хәмер чөмергән булганбыз. Әлеге күрсәткеч бераз кимү ягына үзгәргән. Әмма Арча зонасына кергән 6 район арасында алкогольле эчемлекләр куллану буенча Саба барыбер беренче урында кала. Алты районның уртача күрсәткече 2,7 литр гына. Халык бетүгә йөз тотсын өчен елына 8 литр аракы эчү җитә. Безнең район күрсәткече исә 12 литр чыга. Исерекләр елына аның белән генә чикләнә микән? Алар сыйфатсыз эчемлек белән агулана. Әйтик, бүген 140 сум түләсәң, зыянлы аракыга юлыгасыңны көт тә тор. Ә, дөрес булса, андый бәядәге эчемлек белән эш итүчеләрне бар диләр.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев