Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ЧУПАКАБРА ТҮГЕЛ БУ...

Татарстанның төньягында йорт хайван­нарының канын суыручы ерткыч пәйда булуы турында хәйраннан сөйли башладылар.

Интернет-сайтларда "Чупакабра в Кукморе", "Чупакабра в Набережных Челнах" дигән язмалар еш күзгә ташлана. Соңгы вакытта маллары ниндидер ерткычтан зыян күргән шәхси хуҗалыклар безнең районда да байтак икән. Билгесез җанвар һөҗүменә Сабада Нурисламовлар да дучар булган. "Төнлә ишек алдына чыксам, эткә охшаган җанвар капка астыннан чыгып китте. Куяннарыбыз бар иде, шуларга зыян салган. Дүртесе урамда ук ята",- ди Рушания ханым.

Ерткычтан Вәлиевлар күргән зыян аеруча зур. Аларның 20 куяны һәм 8 үрдәге үтерелгән була. "Ирем төнге 3тә ишек алдына чыкса, эткә охшаган, әмма алардан кечерәк, мәчедән зуррак, озын борынлы өч җәнлек күрә. Берсен булса да тотып булмасмы икән дип, куып та карый. Шул этләр кеше кулы белән дә чак ачыла торган куян оясына үтеп кергәннәр. Астан дүрт кадак белән беркетелгән тактасын каерганнар иде. Куяннарда бернинди тешләгән һәм кан эзе дә таба алмадык. Үсеп җиткән, суярлык куяннар иде. Үрдәкләребез дә әрәм булды. Алар куян читлеге астында иде",- дип уфтанды Сәрия ханым Вәлиева.

Эткә охшаш җанварлар Сабада Р.Җә­лиловларның 9 куянын үтереп чыгып китә. Алар Н.Мөбарәкшиннар хуҗа­лыгына да киләләр. Тик ике катлы куян оясына үтеп кенә керә алмыйлар.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев