Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Куркытмыйча аңлатасы иде

Хәзер телевидение каналларыннан тузга язмаган нәрсәләр турында артык күп сөй­ли һәм күрсәтә башладылар.

Әйтик, 21 декабрьдә булачак ахырзаманга багышлап нинди генә тапшырулар әзерләмәделәр. Бер ялганчы галим планеталарның бер линиягә тезеләчәге турында үзенчә фәнни дәлилләп аңлатырга тырышты. Минемчә, халыкны тынычландырырга түгел, ә, киресенчә, шөбһәгә салырга тырыштылар. Куркытмыйча аңлатасы иде югыйсә. Нә­тиҗәдә күпме кеше нервысын какшатты, саулыгын бетерде, сырхауларның чире көчәйде, кирәкмәгән әйберләр алырга мәҗбүр итеп, дөнья бетәчәгенә ышанучыларның акчасын җилгә очырдылар. Менә 21 декабрь үтеп киткәч, телевидениедән бер галим планеталар берничек тә парадка тезелә алмый дип аңлатырга тырышып маташа. Мин моны халыкны мыскыл итү дип саныйм. Дөнья бетүнең уйлап чыгарылган әкият икәнен нигә алдан ук халыкка аңлатмаска! Мин кеше психикасына зыян сала торган телетапшыруларны да тыярга кирәк дип уйлыйм.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телевидение