Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

МИХНӘТКӘ ТҮЗЕП БУЛА, РӘХӘТКӘ – ЮК

Туган авылым Түбән Утар зират капкасыннан эчкә узам. Күңел халәтен моңсу-сагыш хис биләп ала. Кабер әһелләренең рухларына дога ирештерәм.

Шулвакыт шомлы тынлык аша: "Синең дә мәңгелек йортың шушында",- дигән уй сызылып уза.

Күзләремне чардуган ташларындагы язуларга төбим. Күпчелеге таныш исем-фамилияләр. Фани дөньядан бакыйлыкка картаеп киткәннәргә караганда, яшьли үлүчеләр күбрәк шикелле. Әйе, бәндәнең гомер озынлыгын бер Аллаһ Тәгалә генә билгели. Мәрмәр ташка уелган алтын хәрефләрне укыйм: чордашларым - Әнәс, Рәфидә, Камил, Габделфәрт, Габделхәй, ирле-хатынлы Равил белән Зөлфия, Касыйм, Гыйлемхан, авылның оста гармунчысы Равил, Амур, Васыйл, Илдар, Ренат, Миңневәли, Айдар, Фәрит, Нәкыйп, Илданур - барысы да типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр җир куенында. Газыймулла һәм Илсур абыйлар гына бакыйлыкка җитмеш яшьләрен түгәрәкләгәч күчтеләр, калганнарына 20-40 яшь кенә иде. Күңелгә иң авыры: шушы чордашларымның унбишкә якыны гомер­ләрен үз-үзләренә кул салып чикләделәр, ягъни суицид юлына бастылар.

Илкүләм җан тетрән­дергеч вакыйгалар турында ишетәбез. Япо­ния­дә су басу, гарәп илләрендәге терактлар вакытында күпме ке­шеләрнең гомере вакытсыз өзелде. Ә бу очракта сөлектәй егетләрне үз теләкләре белән бауга менәргә нәрсә мәҗбүр иткән? Медицина белгечләре, психиатр­лар суицидны Россиядә нигездә социаль яктан үсеш булмау белән бәйле дип аңлаталар. Социаль тигезсезлекне авыр кабул итү, яшәү һәм торак шартларын яхшыртуга өметсезлек, эшсезлек, эчкечелек, көнчелек, җавапсыз мәхәббәтне сәбәп итеп тә асылыну, суга бату, машина астына ташлану, агу эчү очраклары күзәтелә. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, суицид буенча Кытайдан кала икенче урынны Русия алып тора.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Т. Мәхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев