Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Октябрьдә район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать иткән 98 кешегә ОРВИ диагнозы куелган

Суык тидерү, ягъни ОРВИны еш кына "сезон авыруы" дип атыйлар. Табигатькә бәйле үзгәрешләр сәбәпле, һәр елны яз-көз баш калкытмый калмый ул.

Быелгы октябрь аенда район үзәк хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать иткән 98 кешегә ОРВИ диагнозы куелган. Хастаханәнең табиб-эпидемиологы Резеда Фәттахова әйтүенчә, районда әлегә "Гриппол" препараты белән 5001 кешегә вакцина үткәрелгән. "Гриппол" өч төрле вируска каршы торырга, иммунитетны күтәрергә ярдәм итә. Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге табибы Илгизәр Гарипов узган ел белән чагыштырганда стационарда ОРВИдан дәваланучылар саны күпкә азрак дип бәяләде. Кыскасы, эпидемиологик вәзгыять әлегә тотрыклы санала. Тәҗрибәле табиб дәвалануны төрле препаратлар кулланганчы, иң элек табигый антибиотиклардан( иң көчлесе - сарымсак) башларга киңәш итә. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, организмны чыныктыру, иммун системасын ныгыту, составы С витаминына бай ризыклар куллану авыруга каршы торучанлыкны күпкә арттыра. "Һәрбер кешенең организмы - аерым бер механизм. Бер кешегә килешкән дару икенче авыруга дәва булмаска мөмкин. Дәвалану процессы нигездә организмның көченнән тора. Иң мөһиме, иммунитетны ныгытырга кирәк",- ди табиб Илгизәр Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев