Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Пластик тәрәзә ватыламы?

Янгын була калса, пластик тәрәзәләрне ватып чыгып буламы?

Фирәис Нигъмәтҗанов.

Кызыл Мишә авылы.

Җаваплылыгы чикләнгән "Саба тәрәзәләре" җәмгыятеннән безгә җавап бирүләреннән аңлашылганча, пластик кысаларга гадәти пыялар утыртыла. Пластик үзе янмый, бары тик эри генә. Пыяла үзе өч катлы булганлыктан, аңа саллырак әйбер белән ныграк сугарга гына кирәк. Хәзер агач кысаларга утыртылган тәрәзәләр дә өч катлы пыяладан эшләнә. Шуңа күрә алар арасында аерма пластикның эрүендә генә. Эш шуңа барып җиткән очракта, пыяланы этеп төшерүе җиңелрәк булачак. Әмма иң мөһиме - янгыннарга юк куелмасын һәм ут эчендә беркемгә дә калырга язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: plastik taraza