Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

САУЛЫК АКЧАГА АЛЫШТЫРЫЛМЫЙ

Районда сәламәтлекләре чикләнгән 5487 инвалид исәптә тора.

Ташламалардан файдаланучыларга 1 октябрьгә кадәр даруларны һәм хастаханәгә юлламаларны бушка алыргамы, әллә 795,88 сум акча пенсиягә өстәлеп кенә килсенме дигән сорауга тәгаен җавап табарга санаулы көннәр генә калды. Шушы көннәр эчендә Пенсия фондына барып, социаль пакеттан файдаланырга гариза язарга кирәк. Дарулардан баш тартсагыз, ел дәвамында башкача гариза язу мөмкинлеге бирелми.

2011 елда 1177 авыру ташламалы дарулардан файдаланды. Былтыр ташламалы дарулардан файдалану өчен 10 миллион 999 мең сум акча бүленгән булса, 2012 елда ул 12 миллион 374 мең сум тәшкил итте. Бүгенге көндә 1362 кеше ташламалы дарулардан файдалана. Шуның эченнән 198е авыру балалар. Шәмәрдән участок хастаханәсендәге гемодиализ бүлегендә 7 авыру дәвалана. Биредә бер кешегә бер айга уртача 12 мең 270 сум акча тотыла. Бу авырулардан тыш 252 мең, 47 мең, 14 меңәр сумлык кыйммәтле дарулар алучылар да булды. Шикәр чиреннән бер авыруга айга уртача 5245 сумлык дару туры килә. Бронхиаль астма белән авыручылар уртача 3950 сумлык дару алалар. 2011 елда яман шеш авыруыннан дәвалану өчен 27 авыру ташламалы дарулар алган булса, быел 14 авыру файдалана.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

И.Гайнуллина,

район хастаханәсенең баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев