Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ҮСЕНТЕНЕ ТАНЫП АЛ

Көзге чорда җимеш культуралары утыртуның иң кулай вакыты килеп җитте.

Бездәге климатик шартларда районлаштырылган һәм республикада үстерү өчен тәкъдим ителгән сортлар яхшы тамырлана, әйбәт кышлый һәм мул уңыш бирә.

Нинди сортлар икәнен белү өчен республика галимнәренең китап киоскларында булган рекомендацияләренә күз салу да җитә.

Кайбер намуссыз сатучыларның районлаштырылган дип тәкъдим итеп, сатуга фәкать көньякта гына үстерелә торган сортлар чыгаруын беркайчан да истән чыгармаска кирәк. Кагыйдә буларак, андый үсентеләр кырыс кыш шартларына бирешәләр һәм җәйге уянудан соң корыйлар.

Көньяк сортларын ничек аерырга соң? Карап торышка аларның кайдан китерелгәнен беркем дә билгели алмый. Моны документаль тәртиптә генә ачыклап була. Сатучы сатып алучы таләбе буенча үсентеләрнең сорт һәм утырту сыйфатларын раслаучы документларны, ягъни ярашлылык сертификатын күрсәтергә тиеш. Анда культураның исеме, сорты, категориясе, шулай ук озынлыгы, тамыр системасының тармаклары саны һәм бакчачы өчен мөһим башка мәгълүматлары күрсәтелә. Бары шушы таләпләргә туры килгән үсенте сатып алганда гына уңышка өметләнеп була.

Язгы-җәйге чорда безнең тарафтан контрольлек ителгән районнарда сатучы әйткән сортка чыннан да туры килүен раслаучы сертификаты булмаган үсентеләр һәм орлыклар сатуның 15 очрагы ачык­ланды. Мондый фактлар көзге җимеш үсентеләре сату чорында кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алучыларга уяу булырга киңәш итәбез.

Н.Габдерахманов,

Россельхознадзорның республика идарәсе орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев