Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ШТРАФ ТҮЛӘҮНЕ СУЗМА

Хәзерге вакытта административ штраф җәзаның иң киң таралган төре булып санала. Аның күләме гражданнар өчен 100 сумнан башлап 5 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.3нче маддәсе нигезендә штраф җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылганнан соң 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Әгәр шушы таләп үтәлмәсә, штраф түләттерү турында карар чыгарган судья, орган, вазифаи зат тиешле документларны, тиешле сумманы эзләтеп алу өчен суд приставы үтәтүчегә җибәрә. Моннан тыш башкарма хакимиятнең федераль вазифаи затлары, административ хокук бозулар турындагы эшләрне гамәлгә ашыруда вәкаләтле башка дәүләт органы штраф түләмәгән затка карата административ хокук бозулар турында беркетмә төзи. Кодексның 31.1нче маддәсе нигезендә административ хокук бозу турындагы карар аңа шикаять белдерү өчен билгеләнгән вакыт узганнан соң, ягъни шикаять яки протест белдерелмәсә, көченә керә. Шикаять карарны яки аның күчермәсен алганнан соң 10 тәүлек эчендә бирелергә тиеш. Шулай итеп, административ җаваплылыкка тартылучыга штраф түләү өчен бирелгән вакыт, тулаем алганда, 40 көнгә җыела. Бер ай эчендә кеше йә хезмәт хакы ала, яисә башка кереме була.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Д.Фәттахов,

Россия Эчке эшләр министрлыгының

муниципальара Саба бүлеге

административ практика буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев