Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Ташлар идем шушы тәмәкене

Ел саен 31 май Халыкара тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада 25 майдан башлап 19 июньгә кадәр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәкегә каршы закон таләпләрен халыкка җиткерү буенча профилактик чаралар оештырылачак.


22 яшьтә кеше инде акыл туп­лап, тәмәке тартуны ташлый. Мин, юләр, 55 яшькә җитеп тә, һаман төтен зәхмәтеннән арына алмыйча йөрим. Тәмәкенең иң арзанлысы да 50-55 сум. Ике көнгә бер капны очласаң да, һич мәгънәсезгә йөз сум акчаңны «күмер»гә әйләндердең дигән сүз. Монысы әле аның гади исәпләү генә.

- Үпкә рагының - 90, хроник бронхитның - 75 һәм йөрәк өянәгенең 25 процентында үлем белән тәмамланган очракларга тәмәке тарту сәбәпче, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова. - Россиядә ир-атларның - 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Татарстанда егетләрнең һәм кызларның 50 проценттан артыгы тәмәке пыскыта. Болар - гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима тәмәке тартуның кешенең үзе өчен генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә, бигрәк тә балаларга начар йогынтысы турында борчыла.

- Ата-анасы тәмәке ­тарта икән, укытучы никадәр генә үгетләсә дә, аларның балалары, иртәме-соңмы, шулай ук тәмәке тарта башлаячак. Балаларыбыз сәламәтлеге турында кайгыр­тыйк, - диде ул.

Россиядә 2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль закон гамәлгә керде. Шушы закон нигезендә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәдәният һәм спорт корылмаларында, хакимият биналарында, вокзалларда, метро станция­ләре янында, транспортта һәм эш бүлмәсендә, җәйге кафеда һәм җәмәгать туклануы залларында, подъездларда, самолетта һәм ерак араларга бара торган поездда, кунакханәләрдә, ягулык салу станцияләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, социаль яклау учреждениеләрендә тәмәке тарту тыела.

- Закон таләпләрен боз­ган­нары өчен узган ел 11 142, быел җиде меңгә якын кеше административ штрафка тартылды. Штраф күләме 500 сумнан 1500 сумга кадәр, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Назиков.

Тәмәкене ничек таш­ларга соң? Республика наркология диспансерында һәм аның шәһәр-районнардагы филиалларында алкоголизмга һәм тәмәке тартуга кагылышлы сораулар буенча бушлай консультация алырга була.

Дамир БӘДРИЕВ

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев