Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Төп проблемалар читтә кала

Кайбер җирдә эшкә алуын алалар, әмма шунда ук ике гариза язарга кушалар икән.

Бар иде заманнар. Әйтик, коммунистлар (хәзер аларның гаепләрен күп "таптылар") вакытында ял көннәрендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары икеләтә түләнә, гади халыкны яклый торган законнар да күбрәк иде. Яхшы укыган авыл баласы әти-әнисеннән башка һәм акчасыз гына шәһәргә китеп, теләгән уку йортына укырга керә иде. Ә эшләргә теләүчеләрне күпчелек оешмаларга бернинди проблемасыз кабул итәләр иде. Хәзер кая барма - эшсезлек. Кайбер җирдә эшкә алуын алалар, әмма шунда ук ике гариза язарга кушалар икән. Икенчесе эштән китү турында була инде. Авызыңны кирәкмәскә ачсаң, иртәгә эшкә килмә диләр дә, гаризаңа имза салып чыгаралар, вәссәлам. Тәүлегенә 14әр сәгать эшләп, 7 сәгатенә генә хезмәт хакы алучылар да бар. Миллиардер Прохоров, гомумән, көнгә 12шәр сәгать эшләүне законлаштыртмакчы. Менә шундый хәлләр.

Телевизорны ачсаң, халыкның игътибарын төп проблемалардан читкә юнәлдерүне күздә тоткан тапшырулар оештыралар. Үземнең, мәсәлән, ниндидер сөякләргә анализ ясау турында сөйләгәннәрен берничә тапкыр күргәнем бар. Патша нәселенеке түгелме, янәсе? Кемгә кирәк бу? Кызыксынучылар булса да, санаулы гынадыр. Телевизордан күрсәтергә күпчелекне борчыган проблемалар да җитәрлек югыйсә.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев