Тыкрыклар тараймасын
Хәзер күпчелек шәхси хуҗалыклар капка-коймаларны яңартуга зур әһәмият бирә. Әмма уңайсыз ягы шул: биләмәләр һәрвакыт диярлек искергән коймаларның тышкы ягыннан киртәләп алына.
Нәтиҗәдә әкренләп тыкрыклар тарая, кайчак электр баганалары да бакча эчендә кала. Тыкрыклар тарайгач, кышын юлны кардан чистарту да кыенлаша. Бульдозерлар тыкрыкларга керә алмый. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлми башлый. Шәхси хуҗалыклар каралты-кураны яңартканда моны исәпкә алсыннар иде.
Фирәис Нигъмәтҗанов.
Кызыл Мишә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев