Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Аяксыз калып та егылмаган

Язмыш дигәненең көт­мә­гәндә кешенең тез астына китереп суга торган мәкерле алымы бар.

Егылганыңны сизми дә каласың. Питрәч районының Кәвәл авылында  яшәгән Илья Патыев белән дә шулай була. Моннан биш ел элек, 50 яшь тулды дигәндә язмыш аның  тез  астына туры  мәгьнәсендә  суга: тик торганда  аяклары тыңламый  башлый. Гомерен  саклап  калу өчен аякларын кисәләр Илья Михайловичның. Мондый фаҗигадән соң тормышта үз урыннарын тапмаган кешеләр дә шактый. Әмма  ул сыгылып төшми.  Исән чагында  язучы Фәнис  Яруллин “Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз” дип  язган иде. Илья Патыев та  егылмаска була һәм тормышына  үзгәрешләр кертә. “Әни дә олы  яшьтә, быел аңа 89 яшь тулды. Аның үзенә аяклы-куллы  караучы  кирәк. Мине хастаханәгә йөртә  алмыйлар. Шуңа  күрә  өйдә авыр   йөк булмас өчен Лесхоз картлар-инвалидлар  йортына  күченеп  килдем. Инде 2015 елдан  биредә  яшим. Тәрбия әйбәт, бернинди дәгъвам юк. Бары рәхмәт кенә әйтә алам. Тәмле ашаталар,  урын-җир чиста. Үзеңә шөгыль дә тапсаң, көннәр  сизелми  үтә. “Могҗизалар кыры”, “Көйне бел!” уеннары   оештырдык. Шашка белән мавыгып киттем. Инвалидлар арасында республика  ярышларында  катнашып призлы  урыннар алдым”,– дип сөйләде  ул...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев