Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Миңа күпләр, ярдәм сорап, хат язды”

Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шакир кызы вафат булды. Аның белән хушлашырга бик күп халык җыелды. Сәкинә ханым чын татар хатын-кызы үрнәге булды. Җыелган халык күңел тү­рендә беренче Президент хатыны турында якты истәлек­ләрен барлады.

Ярдәм сораучыларны кире бормаган бу ханым турында әйтер сүзләр, чыннан да, күп икән. Җырчы Филүс Каһиров, мәсәлән, аның  сәләтле кешеләргә хәер­хаһлы булуы турында әйтте. Күпләр, ир-атның уңы­шы – тылының ныклыгында, хатынының асыл сыйфатларында, диде. Әлеге сүзләрне раслар өчен, Сәкинә ханым­ның берничә истә­леген искә төшерик әле. “Ни­гездә, мине барысы да бик игелекле кеше диләр. Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. “Иге­леккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк”, – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явыз­лык явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Мин­тимер моны һәрчак ассызыклап  тора. Миңа бик күп­ләр, ярдәм сорап, хат язалар. Кулымнан килгән кадәр яр­дәм итәргә тырышам, һәр­вакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим”, – дип яза ул “Минти­мернең хәләл җе­фете” дигән китабында. “Бервакытта да “беренче  леди” булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фән­нәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кы­зына тыйнак булу мәгъкуль”, – дип тә искәртә һәм ничек кенә кыен булмасын, теләсә нинди шартларда максаты – ирен карап-тәр­бияләп тору булганын бәян итә.

 
Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә узды. Намаздан соң хушлашу чарасы үткә­релде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин алып барды. Алар күрше булып яшәгәннәр, ике гаилә шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашканнар. “Сәкинә ханым иренең уң кулы, ышанычлы тылы, гаилә учагы сакчысы булды. Алар менә дигән ике ул һәм оныклар тәрбияләделәр”, – дип үзе һәм ватандашлар исе­меннән Шәймиевләр гаилә­сенең кайгысын уртаклашуын белдерде.

 
Минтимер Шәй­миев хә­ләл җефете белән үткәргән соңгы көн­нәрне искә алып, хушлашуы күңел­дә матур булып калды, диде:


– Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчер­теп озатып кала иде. Кичә сөй­ләшеп, бер-беребезгә карашып утырдык. Бертуган сеңлесе, улларыбыз да хас­та­ханәгә килде. Без кер­гәч, кү­зен ачып: “Рәхмәт”, – дип әйтте. Саубуллаштык. Хуш­лашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә, исәннәргә, сәламәтлекне сак­ларга, ха­тын-кызны бәяләр­гә, гаи­ләдә, бер-беребез бе­лән аңлашып, балалар тәр­бияләп яшәргә ки­рәк.


Ул кайгы уртаклашучыларга, хушлашырга килүче­ләргә рәхмәтен җиткерде, барыгыз алдында да баш иям, диде. Илбашы Сәкинә ханым­ның кешеләрне җомга көнне озатырга туры килсә, изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын, дигән сүзләрен дә искә төшерде һәм  хәләленә оҗ­мах  бәхетләре теләде.


Сәкинә Шакир кызына 79 яшь иде. Алар Минтимер Шә­рип улы белән 57 ел бергә гомер иткәннәр. 


“Ватаным Татарстан” газетасы коллективы, күп санлы укучылары Минтимер Шәй­миевнең, балалары, туганнары, якыннарының олы кайгысын уртаклаша, сабырлык тели. Сәкинә ханымны искә алып язылган сүзләр аның рухын шат кылсын иде.

 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең тормыш иптәше вафатына бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов некролог имзалады

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, диелә рәсми некролог текстында.

 

2018 елның 16 ноябрендә 80 нче яшендә авырудан соң Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тормыш иптәше, вафат булды. 

 

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казан шәһәрендә туган. 1958 елда Казан кооператив техникумының план-икътисадый факультетын тәмамлап, ул Район кулланучылар берлегендә икътисадчы- плановик булып эшләү өчен Калинин (хәзерге Актаныш) районына китә. Менә шунда Сәкинә Шакир кызы Калинин МТСна диплом алды практикасына кайткан Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәрип улы белән таныша.

 

1961 елның июнендә Сәкинә Шакир кызы Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдимен кабул итә. Яшь гаилә Мөслимгә Минтимер Шәрип улының институт билгеләгән эш урынына китә, анда Сәкинә Шакир кызы Мөслим районы кулланучылар берлегенә эшкә урнаша. Аның истәлекләре буенча туй алдыннан Минтимер Шәрип улы: «Сәкинә, белеп тор: мин авыл егете, үземә авыл һөнәрен сайлап алдым, без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез, безнең бай өйләребез дә һәм зур байлыгыбыз да булмас, мөгаен. Әмма шуны вәгъдә итәм: сине гомерем буе яратачакмын». Нәкъ менә шунда Сәкинә Шакир кызы да, син кайда булсаң – мин шунда, дип вәгъдә бирә.   

 

1962 елда Шәймиевлар гаиләсе Минзәләгә күчә һәм Сәкинә Шакир кызы Минзәлә дәүләт сәүдә конторасына икътисадчы-плановик булып эшкә урнаша.  

 

1967 елда Минтимер Шарип улы Шәймиевның партия өлкә комитетына эшкә күчүе сәбәпле, гаилә Казанда яши башлый. Сәкинә Шакир кызы Җәмәгать туклануы идарәсенә эшкә урнаша, ә 1970 елдан ул 13 ел буена ТАССР Сәүдә министрлыгында план-финанс бүлегендә эшли. 1983 елда Үзәк универмагының план-финанс бүлеге башлыгы вазыйфасына күчә һәм, 6 ел эшләп, 1989 елда пенсиягә чыга.

 

Минтимер Шәрип улы Шәймиевның хатыны өчен беркайчан да гавамилек мөһим булмады. Журналистлар дөньяның төрле почмакларыннан һәм безнең илдән күп еллар буена аны Татарстанның «беренче ледие» сыйфатында фотога төшәргә кыстадылар. Сәкинә Шакир кызы, татар хатыны һәрчак тыйнак булырга тиеш, дип санй иде. «Минтимер күләгәсендә» китабында Сәкинә Шакир кызы яраткан ире турында болай дип язды: «Мин үземнең бурычым хакимияттәге ирем өчен ышанычлы һәм уңайлы тыл булдырырга тиеш дип санадым һәм саныйм. Минем өчен үзем булып калу әһәмиятле. Ирем эшләрендә катнашуым хәлен белүгә һәм хисләрен уртаклашуга кайтып кала». 

 

Президент хатыны – башкалар кебек үк хатын-кыз дип саный иде ул. Аермасы шунда гына: телиме ул, теләмиме, зур җаваплылык йөген тартырга – лидерның иң якын кешесе булырга тиеш. 

 

Сәкинә Шакир кызы тыйнак яшәде, үзе йорт эшләрен башкарды һәм балаларын тәрбияләде, оныкларын һәм оныклары балаларын бик ярата иде.  Ул һәрвакыт ачык, гади һәм кешеләргә мәрхәмәтле һәм игътибарлы иде. Сәкинә Шакир кызы театр һәм татар иҗатын ярата иде. Минтимер Шәрип улы Шәймиевны театр яисә музыка премьерасында, концертларда тормыш иптәшеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел иде.

 

С.Ш. Шәймиеваның тормыш юлы, һичшиксез, бөтен татар халкының олы ихтирамына һәм рәхмәтенә лаек. Минтимер Шәрип улы Шәймиевның тормышында аның тугры һәм яратучы хатыны иң мөһим һәм алыштыргысыз роль уйнады.  

 

Минтимер Шәрип улының хатыны турында сүзләре аның хатынына булган ихлас мәхәббәтен күрсәтә: «Сәкинә – үзенә бер күренеш ул. Аңа тиңнәр юк. Аның таланты – мәрхәмәт тудыру. Аның кебекләрне бездә «Аллаһ үзе сайлап алган» диләр… Чөнки ул нәрсә эшләсә дә – бар да эчкерсез һәм риясыз». 

 

Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның илһам чыганагы, көч-куәтенең, уңышларының һәм казанышларының чыганагы Шәймиева Сәкинә Шакир кызы турындагы якты истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләребездә сакланыр.

 

Р.Н. Миңнеханов, Г.Ә.Миңнеханова, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, И.Р. Метшин, З.Р. Вәлиева, Ш.Ф. Тәһәветдинов, Н.У. Маһанов, А.К. Шиһабетдинов, С.А. Когогин

Фото: http://vatantat.ru
http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев