Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

КҮПНЕ КИЧЕРГӘН ДӘҮ ӘНИ

Чәбки-Саба авылында яшәүче Гыйльмениса апа янына авылдашлары хәл белергә дә, моң-зарларын сөйләшеп күңел бушатырга да керә.

Әбиләргә хас ихлас, эчкерсез йөзе, үзенең гыйбрәтле тормышыннан чыгып киңәшләр биреп юатуы, шул үгет-нәсыйхәтләре аша шөкер итәргә, сабыр булырга өндәве үзенә карата ихтирамны тагын да арттыра гына. Вакыт искән җил кебек күз ачып йомганчы үтә дә китә. Бер буын икенчесе белән алмашына. Ә кеше гомере кыска, яшьлек тә, сәламәтлек тә каядыр качып югала. Янәшәдә хәтер һәм истәлекләр генә кала. Гыйльмениса апа Гайфуллина да хатирәләр белән яши.

Тумышы белән Балык Бис­тәсе ягыннан ул. Яшьләй безнең якларга тормышка чыга. Ире - Мәүлетҗаны бе­лән ике кыз, ике ул үс­терәләр. Алар чорына нинди михнәт туры килгән, барысын да кичерә. "Авырлыкны, юклыкны бала вакытымнан кичереп үстем, картлыгыма да калган икән әле андый көннәр дип хәйраннар калам кайчакта. Кечкенәдән ятим калдык, 1939 елгы сеңлем бар иде, кыш көне ашарга беткәч, бер кат күлмәк белән яланаяк хәер сораштык. Шул сеңлем үлде, ник ­ аның урынына мин үл­мәдем дип елый идем", - ди балачак хатирәләрен күз яшьләре белән искә алып.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев