Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Жиде шофер өнисе

-Улларым балачактан әти­ләре янында комбайн ярдәмчесе булып эшләп: "Шофер булабыз",- дип хыялланып үстеләр, - ди Сабай авылында гомер итүче җиде ул, бер кыз тәрбияләп үстергән Корбанбикә апа Миңнехуҗина.

- Машина белән "җенләнеп" үсүләренә куанам, хәзер техника заманасы бит. Иң элек Казанга олы улыбыз Мәҗит урнашты. Аның артыннан Җәүдәт, Фәнис, Рамил, Минсалих, Фәргать, Айрат китте. Аларның яшь аермалары икешәр ел гына. Бер-берсенә эшкә урнашырга, фатир алырга ярдәм итештеләр. Хисапсыз шөкер, Аллаһ Тәгалә барысына да ярдәм кулын сузды. Гөлсенур техникумда укыды, ул да үз бәхетен шәһәрдә тапты. Шимбә-ял көннәрендә кайтканда машиналары белән урам тула, барысы да бик яхшы яшиләр. Киленнәрем берсеннән-берсе акыллы, иманлы ата-аналар тәрбияләгән кызлар, улларымны хөр­мәтләп торалар. Без ирем Исламхуҗа белән яратышып өйләнештек, бер-беребезне хөрмәтләп 54 ел тату гомер кичердек. Дүрт ел элек бакыйлыкка күчәсен сизгәндер: "Карчык, малайларым бар дип, йорттан чыгып китмә, башыңны чиратка сала күрмә. Авырсаң, кайтып тәрбияләсеннәр",-диде. Әтиләренең васыятен тотып, Мәҗитебез безнең бакча башына йорт салды,- дип Корбанбикә апа безнең игътибарны заманча зәвык белән төзелгән зур кирпеч өйгә юнәлдерде. Бу мәһабәт йорт Исламхуҗа улларының кендек каннары тамган туган авылларындагы нигезнең ныклы хуҗасы барлыгын күрсәтә. Әзме бу дөньяда туган авылы белән исәп-хисапларын өзеп, читтә гомер кичерүче-ләр!

Корбанбикә апаның ире белән бергәләп салган алты почмаклы йортның җылылыгы, йөзеннән сирпелгән нур, җанны иркәли торган ягымлы карашы, йомшак сүзенең сихәте сөякләргә кадәр үтеп керде. Мондый рәхәт дулкын ихлас күңелле, риясыз, олы җанлы әниләрдән генә бөркелә. Без килгәннән бирле бер- өзлексез телефон шалтырады. Корбанбикә апа барысына да: "Әү, балам, исән-сау йөрегез, Аллаһ Тәгалә юлдашчыгыз булсын, улым",- дип кабатлый. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Гөлсинә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев