Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне»

Конкурсыбызның чираттагы эшен сезгә тәкъдим итәбез.


Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.

Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.

Фотода әнием Люция Гаяз кызы Сабирҗанованың 45 яшьлек юбилеен чагылдырган фото. 

Риана Сабирҗанова 

Иләбәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев