Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында яңгыр һәм юеш кар явачак

Синоптиклар алдагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава торышы, шулай ук вакыт-вакыт яңгыр һәм юеш кар явачак, дип фаразлыйлар. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә минус 1 - градустан +1 градуска кадәр булса, көндез - 7-9 градус җылы.

Татарстанның башка районнарында да аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Республика халкын төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин дип кисәтәләр. Шулай ук урыны белән көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары минус 3 градуска кадәр төшәргә мөмкин, көндез һаваның максималь температурасы районына карап +4-тән +9 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев