Татарстанның көнчыгыш районнарында -11 градуска кадәр суыта
Һава торышы

Татарстанның көнчыгыш районнарында -11 градуска кадәр суыта

Синоптиклар урыны белән томан төшүе турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 гыйнварда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Кайбер районнарда бераз кар ява, урыны белән томан булачак.

Синоптиклар фаразлавынча, җил көньяк-көнчыгыштан исә, салмак. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда һаваның төнлә минималь һәм көндез максималь температурасы -1..-6, көнчыгыш районнарда -11 градус булачак.

Казанда төнлә һәм көндез -2..-4 градус булуы фаразлана.

Фото: Рамиль Гали

 

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев