Җырчының инстаграмдагы видеосыннан аңлашылганча, Салават Зәкиевич Зәңгәр күлдә чумып коена. «Хәерле көн, барыгызга да. Мин бүгеннән башлап йөзә башлыйм. Кич театрга, Алла бирса», — дип уртаклаша ул.
Бу видео турында артистның тамашачылары төрлечә фикер йөртә. Күбесе яраткан җырчыларының сәламәтлеге турында кайгыртып коментарийлар калдырган: «Туңа күрмәгез инде, ярый чәчегез бар әле, җылырактыр, чәчсез кешегә суыктыр» дип яза берсе. Юмор һәм пародия остасы Данир Сабиров та: «Ул Зәңгәр күлдә зәңгәрләнеп бетә күрмәгез, берүк. Афәрин, шәп әйбер, үзем дә барырга ниятләп торам», — дип язып калдырган.
Фото: скриншот инстаграм
Чыганак: matbugat.ru


Нет комментариев