Саба таңнары

Сабинский район

16+
Главная новость

Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Мисырда

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Мисырга китте

      Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы делегациясе составында эш визиты белән Мисырга килде. Визит кысаларында делегация Казан федераль университетының Каһирәдәге филиалында булды, рухи һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулар уздырды. Шулай ук Мисыр президенты һәм Премьер-министр Мостафа Мәдбули белән очрашты. Очрашуда Мисыр президенты сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын билгеләп үтте.

Шулай ук сәнәгать хезмәттәшлеген һәм хәләл индустриясен үстерүне дә кертеп, хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Мисыр ягы Россия сәнәгать зонасын эшләтеп җибәрү һәм Татарстан тәҗрибәсен куллану белән кызыксынуын белдерде. Ислам дөньясы белән багланышларны бәйләүче звено буларак Татарстанның роле аерым ассызыкланды һәм регионнар арасында товар әйләнеше үсеше билгеләнде.

Чыганак:Минсельхозпрод ТР ның Вконтакте челтәреннән алынды

Фото: Минсельхозпрод ТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев