Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

10 март – Россиядә архивлар көне

1720 елның 10 мартында Россиядә Петр Беренче архив эшен үзәкләштерү турындагы фәрманны имзалый. 2004 елдан бу көн ил календаренда истәлекле дата булып китә. Саба районында архив 1932 елда оештырыла. Хәзерге көндә бүлектә районның 1929-2020 елларда сәяси, социаль-икътисадый, мәдәни үсешен чагылдырган 30 меңнән артык документ саклана.

undefined

Болар – оешма-учреждениеләр, күмәк хуҗалыклар эшчәнлеге, тарихы турында рәсми стильдә сөйләүче материаллар. Алар бай мәгълүмат чыганагы буларак, үткәннәрне өйрәнү, тарихи материаллар язу өчен база булып тора. Ишекләребез крайны өйрәнүчеләргә дә, туган як, аның шәхесләре турында документаль материалларга таянып күбрәк белергә теләүче студентлар өчен дә ачык. Архивта гражданнарның үткән тормышына, хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә сорауларга ачыклык кертергә мөмкин. Шул һәм башка максатларда 2021 елда архивка 801 кеше мөрәҗәгать итте, күбесенең гозере уңай хәл ителеп, 790 белешмә бирелде. Соңгы елларда пенсия турындагы законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, безгә стажга бәйле документлар сорап килүчеләр дә артты. Баш белгеч Ләйсән Гасыймова белән архив материалларының киң файдалануына ирешү – эшчәнлегебезнең мөһим юнәлеше. Гомумән, архив кешеләргә кирәкле учреждениеләрнең берсе.Бүген бездә туплана торган материаллар киләчәк буыннар өчен хезмәт итәчәк, шуңа күрә оешма-предприятиеләрдә, учреждение-хуҗалыкларда рәсми документларга һәрвакыт сакчыл караш булырга тиеш. Архив документларының әһәмияте еллар узган саен арта гына бара.

Альбина Сираҗетдинова, район архивы бүлеге начальнигы.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев