Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«80 яшьлек әниебез янгын чыкканны күреп хәлсезләнеп егылган»

«Әнине кышны бездә генә чык дип күпме үгетләдек. Тик ул үз йортым, нигезем дип каршы килде. Күрәчәктер инде, салкын кышка кергәндә ут чыгып, бернәрсәсез калдык...»

Әтнә районының Югары Көек авылында 27 октябрь көнне янгын булган. 80 яшьлек Рәшидә Шәрипова хуҗалыгыннан берни калмаган. Әбекәй ялгызы гына яшәгән була. Балалары үзләре янына чакыргач та, каршы килгән.

– Әнине кышны бездә генә чык дип күпме үгетләдек. Тик ул үз йортым, нигезем дип каршы килде. Күрәчәктер инде, салкын кышка кергәндә ут чыгып, бернәрсәсез калдык, – дип сөйли кызы Рәмзия. – Әни тавыклар тота. Аларны ашатырга чыкканда гел чәйнеген куеп җибәрә торган гадәте бар. Ашатып кергәч, утырып чәй эчә иде. Ул көнне кергән дә, башта радио кушып җибәрмәкче булган. Кабызуы булган, шарт итеп тавыш ишетелгән дә, ут чыккан. Бу хәлне күргәч, әнием каушап киткән. Тизрәк урамга чыккан. Кабат кире керергә уйлаган. Өйдәге төтенне күргәч, кире уйлаган, тизрәк ярдәмгә кешеләр чакырмакчы булган. Тик ерак китә алмаган, хәлсезләнеп егылган. Әле ярый күрше апабыз күреп алып, әнине сөйрәп алып чыккан. Аңа рәхмәт!

Әлегә Рәшидә апа күрше йортта яши икән. Баксаң, янәшәләрендә туган нигезләренең җылысын югалтмыйча, газын да сүндермичә торган гаилә булган. Үзләре читтә торсалар да, кайтып йөргәннәр. Әнә шул гаилә Рәшидә апага кереп яшәргә рөхсәт биргән. Үз йортың булганчы тор, диләр икән.

– Туганнар белән бергәләп, ничек тә бер йорт салырга иде. Нигезне ташлыйсы килми, – ди Рәмзия. – Шушы ике көн эчендә кемнәр генә ярдәм кулы сузмады. Бер дә белмәгән кешеләр акча җибәрә. Авылдашларыма, райондашларыма аерым рәхмәтемне җиткерәм. Аларның булышканын күреп күңелләр тула. Ничек тә йорт җиткерәсе иде. Әнинең дә беркая китәсе килми.

Рәшидә Шәриповага ярдәм итәргә теләүчеләр кызы Рәмзия исемендәге Саклык банкына акча күчерә ала.

Карта 89503183869 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: Ватаным Татарстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев