Һәлакәт узган төндә Актүбә бистәсе тирәсендә булган.
Азнакай районында юл һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм биш кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
«Төнлә Җәлил һәм Актүбә бистәләренә илтүче юл чатында «УАЗ» белән ундүртенче модель «Лада» автомобильләре бәрелешкән», — дип сөйләделәр шаһитлар.
Һәлакәт аркасында бер кешенең гомере өзелгән, тагын биш кешене Әлмәт хастаханәсенә озатканнар.
Фото: Очевидцы


Нет комментариев