Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда менингиттан сигез яшьлек бала үлгән

Роспотребнадзор профилактик чаралар комплексы уздыра.

Башкортстанның Янаул районында сигез яшьлек бала менингококк инфекциясеннән үлгән. Хәзерге вакытта профилактик чаралар комплексы уздырыла. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итә.

“Эпидемиологик тикшерү ярдәмендә контактка кергән кешеләр ачыкланган, профилактика максатыннан ашыгыч химиопрофилактик антибактериаль медицина күзәтүе үткәрелә, - диделәр ведомствода. – Әлеге хәл Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе контролендә”.

  • 1 гыйнварда Янаул үзәк хастаханәсенә менингокок инфекциясе билгеләре белән авыр хәлдәге бала кергән. Аңа беренче сәгатьләрдә үк санитар авиация һәм Республика балалар клиник һәм Уфаның 4нче инфекция клиник хастаханәсе белгечләре ярдәмендә тиешле консультация үткәрелә. Оператив рәвештә бала реанимациягә күчерелә, әмма, үз вакытында ярдәм күрсәтелүгә карамастан, бала үлгән.


Фото: https://pixabay.com | geralt

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев