Бөгелмәнең электр подстанциясендә эшчене ток сугып үтергән
Тагын бер кеше тән җәрәхәтләре алган
Бөгелмәдә «Сетевая компания» АҖ электр подстанциясе территориясендә җиһазларны демонтажлау вакытында бер хезмәткәр ток белән бәрелү нәтиҗәсендә урында ук үлгән, ә аның хезмәттәше җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Әлеге факт буенча «саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Төп версия буенча,фаҗига югары вольтлы җиһазларны сүндерү эзлеклелеген бозу аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев