Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда мәктәптә укучы 15 яшьлек кызны подъездда көчләгәннәр

Татарстанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шик белдерелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар.

 

Татарстанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шик белдерелгән 21 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Аңа карата «көчләү» һәм «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.

Тикшерүчеләр фаразлаганча, алдагы көнне егет үзенә кунакка 15 яшьлек кызны чакырган һәм аны йортның подъездында көчләгән. Шулай ук ул кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Мәктәптә укучы кыз бу хәлләрне ата-анасына сөйләгән, алар полициягә мөрәҗәгать иткән. Егетне тоткарлаганнар. Якын арада аңа чик кую чарасы сайланачак.

Казанда 15 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелүче затның тоткарлануы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

Чыганак :https://tatar-inform.tatar/news/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев