Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 3 миллион сум акча биргән

Аферистлар 82 яшьлек ханымга элегрәк алган БАД (биологик актив өстәмәләр) өчен компенсация вәгъдә иткән.

Казанда яшәүче пенсионер ханым мошенникларга 3 миллион сум акча биргән, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Узган җомгада «Сафиуллин» полиция бүлегенә 82 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул хәбәр иткәнчә, билгесез кешеләр аңа БАД (биологик актив өстәмәләр) өчен компенсация вәгъдә иткән, әмма әүвәл салым түләргә кирәк булган.

Нәтиҗәдә, 19 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр пенсионер аферистлар хисабына өч миллион сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң аферистлар элемтәгә чыкудан туктаган.

Әлеге факт нигезендә «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com | truthseeker08

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X