Казанның Мусин урамында машина әйләнгән
Хәвеф-хәтәр

Казанның Мусин урамында машина әйләнгән

Бүген көндез Мусин белән Чуйков юл чатында «Лада Веста» һәм «КИА» автомабильләре бәрелешкән.

Бәрелү нәтиҗәсендә «Лада Веста» түбәсенә әйләнә. Машинада 27 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек бала була. Балага медик ярдәм күрсәтелә һәм туганнарына тапшырыла, ә хатын-кызны больницага алып китәләр.


 

Фото: Полина Шевчук


Нет комментариев