Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мамадыш районында көчле янгыннар

Татарстанның Мамадыш районының ике бистәсендә коры үләнгә капкан ут торак йортларга да күчте

 Иске Кама аръягында һәм Яңа Кама аръягында коры үлән яну турындагы хәбәр бүген унберенче яртыда 112 нче ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына килде. Янгынны сүндерүгә Түбән Кама янгын сүндерүчеләре килеп җитте. Ут белән көрәшү җиңел түгел, сүндерү процессын көчле җил катлауландыра. Көндезге сәгать икедә янгынга 4 катлаулылык категориясе бирелә. Гадәттән тыш хәл урынына идарә начальнигы урынбасары Константин Чанышев чыкты. Сирена һәм кисәтү системасы ярдәмендә янгын сүндерүчеләр авыл халкына булган хәл турында хәбәр җиткерделәр. Кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләгәннәр. Ут өйләргә күчте. Ике авылда 3 торак һәм 2 хуҗасыз йорт яна. Янгынны сүндерүгә Түбән Кама янгын сүндерүчеләре килде. Янгынны сүндерүдә 45 кеше һәм 19 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшүне дәвам итәләр- дип хәбәр итә   "ТАТМЕДИА" ның телеграм каналы  https://t.me/tatmediaofficial/67221

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев