Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мамадыш районының Ямаш авылында мәчет янган

Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ «га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Бүрәндән салынган мәчет бинасында янгынның мәйданы 70 квадрат метр тәшкил итә. Бер сәгать эчендә утны сүндерәләр. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Мәчет имамы Газинур Хаҗиев сүзләренчә, янгын электр җылыткычы аркасында килеп чыккан, ул аны иртәгә буласы гает бәйрәменә мәчеттә җылы булсын дип, кабызган булган. Бу хакта ул журналистларга сөйләгән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mamadys-raionynyn-yamas-avylynda-macetta-yangyn-cykkan-5869984?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев