Дәрес сәламләү, исем девиз, җырны искә алу белән башланып китте.
Игътибарлылыкка уеннар уйнадык, эзтабарларның девиз, баскычларын, вазыйфаларын искә төшердек. Шулай ук практик күнекмәләр дә үттек, "Кем иң оста " исеме астында иң тиз һәм дөрес итеп галстук бәйләүчене ачыкладык. Ул - Мөбарәкова Динә булды. Балаларның күңеленә хуш килә торган, яратып уйный торган шарлар белән бию, "Киресенчә" дигән хәрәкәтле уеннар да уйнадык. Сбор дәрескә нәтиҗә ясау һәм "очкын җибәрү" белән тәмамланды.
Нет комментариев